+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Авылда эшлә, тораклы булырсың!

Ил башлыгы Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янә бер мәдәният хезмәткәре торак алу максатында 500 мең сум акча алды.

Авылда эшлә, тораклы булырсың!Авылда эшлә, тораклы булырсың!
Авылда эшлә, тораклы булырсың!

Иглин районының Казак авылы клубының өлкән оештыручысы Ләлә Богатенкова «Земский работник культуры» дип аталган төбәк программасында катнашкан.

Ләлә Александровна мәдәният өлкәсенә очраклы гына килмәгән, ул мәктәп елларында да сәхнәне яраткан: җыр-моңга, биюгә, шигырьләр сөйләргә дә оста булган, спектакльләрдә төп рольләрдә уйнаган, мәдәни чараларны оста алып баручы булган.

Үзешчән сәнгатьтә актив катнашканы өчен Казак мәктәбен тәмамлаган Ләлә Александровнага 2010 елда «Иглин районының әфарин кешесе» исеме бирелгән, район хакимияте башлыгы кулыннан медаль һәм акчалата премия алган.

Бу исем район мәктәпләрен тәмамлаучыларны белем үзләштерүдә ирешкән уңышлары, актив иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге, районның спорт һәм мәдәни тормышы үсешенә керткән өлеше өчен югары бәя һәм хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора.

Һөнәри уңышлары да күп яшь белгечнең. Ә иң зурлары алда көтеп торсын, дип телик.

Фото: "ВКонтакте".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас