ФАП «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында төзелә. Ул ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазларның һәм медикаментларның тулы комплекты белән җиһазландырылачак. Биредә кирәкле медицина ярдәме алу һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырылачак.
Авыл халкы да, әлбәттә, яңа объект ачылуын түземсезлек белән көтә, чөнки элекке фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләргә туры килми. Байгилде авыл хакимияте башлыгы Рәзилә Хәлилова, авыл өчен яңа ФАПның ачылуы бик мөһим, чөнки монда яшәүчеләрнең төп категориясе – өлкән яшьтәге кешеләр, дип билгеләде. Нәкъ менә шуңа күрә мондый пунктны ачу бик кирәк.
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү - «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мобиль медицина комплекслары төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота.
Фото: mgazeta.com