

Туймазы районы хакимиятендә билгеләүләренчә, Иске Туймазыдагы сменага 75 кешене кабул итәрлек яңа табиблык амбулаториясендә тагын дүрт авыл халкына хезмәт күрсәтеләчәк, чөнки Иске Туймазы авыл Советы биләмәсендә ике меңнән артык кеше яши.
Фельдшерлар яңа табиблык амбулаториясе ачылуны зур түземсезлек белән көтә, чөнки Иске Туймазыда 70нче еллар ахырында төзелгән иске бина заманча таләпләргә җавап бирми. Ә авыл халкына яңа бинаның халык өчен бик уңайлы урында булуы ошый, бу — авылның иң үзәге, балалар бакчасы һәм мәктәптән ерак түгел.
Хәзерге вакытта төзүчеләр диварларны һәм түбәне монтажлауны төгәлләгән, фасадны җылыткан. Шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы билгеләнгән. Хәзер бинаның эчке эшләренә тотыналар.
Фото: zoon.ru