Анда тестлаштыру муниципаль үзәге базасында авыл гимназиясенең кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр арасында ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү узды.
5нче һәм 6нчы сыйныф кадетлары үзләренең менә дигән физик формасын күрсәтте: йөгерделәр, сикерделәр, көч сынаштылар. Бу көнне укучылар 3 нормативны үтәүдә яхшы нәтиҗәләргә иреште.
.
- Кадетлар ГТО нормативларын тулысынча үтәрләр һәм кадетлар формасында ГТО значогын горурлык белән йөртерләр дип өметләнәбез, - диде Кушнаренко авылы гимназиясе директоры Азат Гафиятуллин.
Фото: Альбина Вәлитова.