

Проект буенча билгеләнгән күрсәткеч 100 процентка үтәлгән. Гомумдәүләт проектын финанслау күләме 2,5 миллиард сумны узган.
11 берәмлек җиһаз - республика Онкология диспансерына, шулай ук медицина оешмалары структурасындагы онкология бүлекләренә, 32 берәмлек җиһаз төбәкнең кан тамырлары үзәкләренә һәм беренчел кан тамырлары бүлекләренә кайтарылган, шул исәптән ике компьютер томографы һәм ангиограф урнаштырылган, Октябрьскийның 1нче дәваханәсендә магнит-резонанс томографы сафка кертелгән.
2025 елга кадәр республика сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүгә 15 миллиард сумга якын акча алачак.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты хезмәт яшендәгеләр арасында үлем очракларын киметүне, медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерүне, барлык гражданнарны профилактик медицина тикшеренүе белән тәэмин итүне күз уңында тота.
Фото: https://bash.news/