

“Уральский лес” җәмгыятендә гомумдәүләт проекты кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча пилот проект гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә, тәмамланмаган җитештерү күләме ике тапкырдан да артык кимегән, ә эшкәртү 10 процентка арткан.
Алты ай дәвамында предприятиедә сакчыл җитештерү инструментлары кертелгән. Зурлыгы белән аерылып торучы фанераны җитештерү дым үткәрмәүне тәэмин итә торган берничә катлам агачны җилем белән ябыштырудан гыйбарәт.
"Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән предприятиедә «тар урыннар» ачыкланды һәм, сакчыл технологияләр кулланып, процессның нәтиҗәлелеген арттыруга ирешелде. Нәтиҗәдә, продукт җитештерү вакыты 16 процентка кимеде", — дип билгели икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов. Аның сүзләренә караганда, элек еш кына зур форматлы фанера ясау планы үтәлмәгән.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Бизнеска ярдәм итү өчен чаралар комплексы эшләнгән, шул исәптән финанс ягыннан дәртләндерү һәм предприятиеләр эше буенча экспертларның консультацияләре дә оештырыла.
Фото: https://bash.news/