

Шәхси эшкуар Илвер Гыйндуллин 2015 елдан Абдулла авылында шундый проектны гамәлгә ашыра. Аның хуҗалыгында 4 буа бар, аларда төрле зурлыктагы форель үстерелә. 20 000 данә форель маймычлары да бар, алар бүген инкубаторда.
Үткән елда “Гаилә фермасы” республика программасы кысаларында проект 1,4 миллион сум финанс ярдәме алды. Бүген кыйммәтле җиһазлар - сулык төбен тирәнәйтү һәм буаларны суүсемнәрдән, камыштан чистарту өчен кулланыла торган аппарат сатып алу мәсьәләсе көн үзәгендә тора.
Район бизнес-шерифы Денис Ирназаров мөрәҗәгать итүчегә илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектында катнашырга тәкъдим итте. Бу программада катнашу җиһазлар сатып алуга чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: bash.news