Кырмыскалы районының авыл биләмәләре дә анда елдан-ел активрак һәм бик уңышлы катнашып килә. Узган елда район буенча дүрт проект җиңеп чыкты һәм шуның нәтиҗәсендә Алмалык һәм Грачевка авылларында урам утлары яңартылды, Сулы Куак авылында — балалар мәйданчыгы, ә Подлуб авыл биләмәсендә янгынга каршы мобиль комплекс барлыкка килде.
Әлбәттә, мондый эшләрне күреп, башка авыл биләмәләрендә яшәүчеләр дә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен шушы Программага керергә теләк белдерә. Күптән түгел Кабак авыл биләмәсендә дә шундый җыелыш үтте. Иске Кыешкы авылының “Уфа Кырымы” бистәсе халкы белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын тормышка ашыру буенча башлангыч җыелышта авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов катнашты. Ул Программаның асылы турында сөйләде, яңалыклар белән таныштырды. Җыелышта катнашучылар әлеге Программада, һичшиксез, катнашырга кирәк, дигән теләк белдерде. Әлеге микрорайон бик яшь, башлыча, күпбалалы яшь гаиләләр яши. Димәк, төзекләндерү эшләре, хәл итәсе проблемалар да җитәрлек биредә. Аларның тәү чираттагысын билгеләү өчен халыкка анкеталар таратылды, моны алар сөйләшеп-киңәшләшеп, үзләре билгеләргә тиеш. Ә инде киләсе җыелышта нинди проект белән катнашачакларын тавыш бирү юлы белән ачыклаячаклар. Иң мөһиме, бу Программада катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.