+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гафурилылар Ирек Зарипов призына беренчелектә катнашты

Узган ялларда, 22-23 гыйнварда, Стәрлетамак шәһәрендә атказанган спорт мастеры, чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов призына чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды.

Гафурилылар Ирек Зарипов призына беренчелектә катнаштыГафурилылар Ирек Зарипов призына беренчелектә катнашты
Гафурилылар Ирек Зарипов призына беренчелектә катнашты
Чара дәүләт башлыгы Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Ярышларның төп бурычы - иң көчле спортчыларны ачыклау һәм халык арасында чаңгы спортын популярлаштыру.

Беренчелектә Красноусол авылы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм Гафури районы чаңгы спорты ветераннары катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас