Авылда тормыш яхшыра
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерү дә бар. Ил башлыгы 2024 елга кадәр әлеге тармакны югары баскычларга күтәрү бурычын куйды.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында проектлар традицион рәвештә нәтиҗәле гамәлгә ашырыла.
Әйтик, 2021 елда программа буенча республикада 1,5 миллиард сумлык 80 объект төзелгән, әлеге сумманың якынча 80 проценты федераль һәм төбәк бюджеты акчалары тәшкил иткән.
- «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәмендә безнең авыллар яшәү өчен тагын да уңайлырак була бара, - ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Бу төбәкнең агросәнәгать комплексы өчен бик мөһим. Тармак кадрларны яшәртүгә мохтаҗ, ә яшьләрне яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп булмый, төзекләндерелгән урамнар, заманча балалар бакчалары, мәктәпләр кирәк.
Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт программасы кысаларында 17 районда авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 36 проект гамәлгә ашырылган, дүрт торак пунктта - 33 километр газүткәргеч линиясе, сигезендә 48 километр суүткәргеч челтәр сузылган, комплекслы торак төзелеше буенча өч проект әзерләнгән. Республикада 27 гаилә өчен ташламалы найм килешүе буенча йортлар төзелде. Моннан тыш, 48 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алды.
Шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектлары буенча Әлшәй районының Раевка авылында 375 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Борай авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә башлады.
Бу хакта Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: https://agriculture.bashkortostan.ru