+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Талантлы дизайнер һәм рәссамнарны эзлиләр

"Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективларының округ фестивале афишалары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Талантлы дизайнер һәм рәссамнарны эзлиләрТалантлы дизайнер һәм рәссамнарны эзлиләр
Талантлы дизайнер һәм рәссамнарны эзлиләр

Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла. «Театраль Идел буе» фестивале - шул чараларның берсе булып тора.
2022 елның 15 февраленә кадәр Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча үткәрелә торган «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының округ фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү озайтылды.
Конкурсның максаты - яшьләрнең «Театраль Идел буе» фестиваленә, шулай ук театр сәнгатенә кызыксынуын арттыру. Конкурс талантлы яшь дизайнерлар һәм рәссамнар эзләүгә, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Конкурста Идел буе федераль округында яшәүчеләр катнаша ала, сәнгать өлкәсендә махсус белем яки эш тәҗрибәсе таләп ителми.
Афишаның, плакатларның яки баннерларның төп темасы «Театраль Идел буе» фестивале булырга тиеш. Автор фестивальнең төп идеясен, спектакльләр һәм фестиваль финалчылары турында мәгълүматны чагылдыра ала.
Эшләр төрле техникада: графика, батик, компьютер дизайны, буяу, фотоколлаж техникасында башкарылырга мөмкин.
Иң яхшы эшләр эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Конкурсның жюри составына профильле экспертларның танылган вәкилләре, шул исәптән Русия Рәссамнар берлеге, Русия Сәнгать академиясе вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округының иң эре театрларының баш рәссамнары керәчәк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 15 февраленә кадәр электрон адреска кабул ителә theatres.fest@mail.ru ("афишалар конкурсы" тамгасы белән).
Өстәмә мәгълүмат һәм конкурста катнашу кагыйдәләре белән Фестиваль сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: : http://театральноеприволжье.рф/news/tpost/guuk5vede1-konkurs-na-luchshuyu-razrabotku-afishipl

Фото: театральное приволжье .рф

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас