Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рөстәм Хәмәтвәлиев сүзләренә караганда, республика территориясендә узган елда 1600дән артык база станциясе төзелгән һәм модернизацияләнгән. Бу урындагы халыкка туганнарына шалтыратырга гына түгел, мәгариф онлайн-курсларын да узарга, шулай ук башка санлы мөмкинлекләрдән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
– Район, төбәк хакимиятләре белән бергә без кече торак пунктларда яшәүчеләрне сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү буенча бердәм сәясәт алып барабыз, - дип билгеләп үтте "Билайн" компаниясенең Уфа бүлекчәсе директоры Максим Тюрихин. - Соңгы ике елда гына да без Башкортстанның 120 авылында челтәрне көчәйттек, быел да без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.
Фото: "Башинформ" агентлыгы