+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Фермер булу - авыр хезмәт...

Борай районы эшкуары грант ярдәмендә үз хуҗалыгын булдырган.

Фермер булу - авыр хезмәт...Фермер булу - авыр хезмәт...
Фермер булу - авыр хезмәт...
- Фермер булу - авыр хезмәт. Беренчедән, крестьян-фермер хуҗалыгын оештырырга теләгән һәр кешенең бу нияте килеп чыкмый. Икенчедән, яшелчәче фермерның ял һәм бәйрәм көннәре булмый диярлек. Һәм, өченчедән, экономияле хуҗалык итәргә һәм вакытында барысын да эшләргә өйрәнергә кирәк, - дип саный Фәйзуллиннар гаиләсе.

Үз эшчәнлегенең башында гаилә кечкенә генә участокта яшелчә үстерә. Ә 2014 елда Илфир Фәйзуллин үз туган ягында - Борай районының Кодаш авылында - фермерлык эшчәнлеген оештырырга булган. Өстәвенә, ул бу эштә дәүләт ярдәменә исәп тота алганын белгән. «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып, Илфир Фәйзуллин төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга актив ярдәм итә торган "Авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты кысаларында үз хуҗалыгын үстерүгә грант алган. Барлык акчаны ул техника сатып алуга тотынган.

Фермер эшне 27 гектардан башлаган. Җир участокларын арттырып, бүген ул 82 гектарда яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә: 67 гектарда - бодай, 15 гектарда кәбестә үстерә. Хәзерге вакытта шәхси эшкуар Фәйзуллин районның алдынгы фермерларының берсе булып тора.

Фото: Борай районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас