+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан туризмны үстерүгә субсидия алырга әзерләнә

Башкортстан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектын тормышка ашырырга керешергә әзерләнә.

Башкортстан туризмны үстерүгә субсидия алырга әзерләнәБашкортстан туризмны үстерүгә субсидия алырга әзерләнә
Башкортстан туризмны үстерүгә субсидия алырга әзерләнә

Гомумдәүләт проектның бер өлеше — туристлар өчен уңайлы мохит булдыру. 2022 елдан федераль бюджеттан шәһәрләрнең туристлык үзәкләрен булдыру проектларына чыгымнар өлешчә капланачак.
Мондый проектлар истәлекле урыннарны җәлеп итәрлек бердәм архитектура-мәдәни киңлегендә берләштерергә тиеш.
— Субсидия алуга дәгъва итүчеләр шәһәр үзәгенең «Туристлык коды» проектын әзерлиләр, – дип билгели Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фәтхуллин. — Конкурста, һичшиксез, Башкортстан шәһәрләре катнашачак.
Һәр проектка субсидиянең уртача күләме 250 миллион сум булыр дип планлаштырыла. Субсидияләр бирүгә конкурс ел саен үткәреләчәк. Федераль үзәк ярдәмендә 2025 елга бердәм мәдәни-тарихи киңлек Русиянең 52 шәһәрендә төзеләчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас