Чара тирә-як мохиткә сакчыл карашны популярлаштыру, халык арасында экологик мәдәниятне арттыру, су объектында һәм республикадагы иң зур күлнең яр буе территорияләрендә чисталык торышын яхшырту һәм саклау максатында үткәрелде. Кышын ул балыкчыларның иң яраткан урынына әверелә.
- Бүген без табигать паркы территориясендә өмә үткәрдек, һәм бер көн эчендә берничә капчык чүп-чар җыйдык, алар соңыннан күмелде. "Чиста боз" акциясе инде традицион рәвештә парклар хезмәткәрләрен генә түгел, ә республиканың аеруча сакланучы табигать территорияләре урнашкан районнарында битараф булмаган кешеләрне дә берләштерә. Бу акцияне Кандракүлдә һәм башка табигать паркларында да үткәрергә планлаштырабыз, - диде республикада Аеруча сакланучы табигать территорияләре дирекциясе җитәкчесе Салават Нәфыйков.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан берничә ел инде "Экология" гомумдәүләт проектының "Уникаль су объектларын саклау" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча "Русия суы" Бөтенрусия акциясендә актив катнаша. Акция чаралары ел саен бөтен республика территориясендә үткәрелә.
фото: Ренара Газина.