+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Гафурида экотуризм үсешә

Короновирус йогышы таралу куркынычы янау белән бәйле эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, Гафури районында хакимият башлыгының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында «Эшуарлык сәгате» форматындагы чираттагы киңәшмәсе онлайн-режимда узды.

Гафурида экотуризм үсешәГафурида экотуризм үсешә
Гафурида экотуризм үсешә
Көн тәртибендә Алмаз Кәримовның агротуризмны үстерү проекты каралды.

"Эко-туризм хәзер үсә бара торган индустрия - кешеләр табигать кочагына ял итәргә бара. Шуңа күрә мин үземнең беренче эко-умарталыгымны төзергә булдым, анда ял итәргә, бал кортларының энергиясе белән туенырга һәм сәламәтләнергә мөмкин булачак. Чиста, бал исе аңкып торган өй, анда һәр киштә-ятак астында дүртәр умарта гаиләсе яшәячәк. Бал кортларының апийортка үтеп керү мөмкинлеге булмаячак, бу исә, корт чагуыннан курыкмыйча, йокларга мөмкинлек бирәчәк", — дип аңлата Алмаз.

«Эшкуарлык сәгате» утырышына ул җир участогын сайлауда консультацион ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов җаваплы кешеләргә инвестицион проектка ярдәм итү вариантлары буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

фото: Лариса Дәүләтшина.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас