Ярышларны оештыручылар - Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, «Башкортстанның берләштерелгән хоккей федерациясе» җәмгыяте, Башкортстан Республикасы буенча Тарасов исемендәге «Алтын шайба» яшь хоккейчылар клубы, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Әлшәй районы хакимияте.
Ярышларда республиканың Әлшәй, Әбҗәлил, Балтач, Дуван, Дүртөйле, Кушнаренко, Уфа һәм Чакмагыш районнарыннан сигез команда катнашты.
Чараны ачу тантанасында Әлшәй һәм Чакмагыш районнары хакимиятләре башлыклары Дамир Мостафин белән Реканс Ямалиев катнаштылар.
Кунаклар яшь хоккейчыларга физик культура, спорт белән шөгыльләнүләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде.
Республика ярышларында Чакмагыш районы командасы җиңүче булды, икенче урында - Әлшәй районы командасы, өченчедә – Дуван районының яшь хоккейчылары. Җиңүчеләргә истәлекле кубоклар, медальләр һәм дипломнар, шулай ук Әлшәй муниципаль районы хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото: Никита Майоров.