

Уфада 115нче гимназия Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында реконструкцияләнәчәк. Аны аны 1971 елда Башкортстанның элеккеге Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәмамлаган булган,
Биредә яңа корпуслар һәм спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Моннан тыш, уку йортында аз хәрәкәтле мәктәп укучылары өчен шартлар тудырылачак.
- Иске мәктәп яңартылачак, ә уку йортының мәйданы яңа корпуслар төзү нәтиҗәсендә зураячак, - дип хәбәр иттеләр Уфа мэриясенең матбугат хезмәтендә.
Монда сыйныфларны интерактив такталар булдарырга, химия кабинетларын җиһазландырырга ниятлиләр. Гимназиядә аз хәрәкәтле укучыларны укыту өчен шартлар тудырылачак. Ә реконструкцияләнә торган өлештә яңадан планлаштыру, конструкцияләрне, түбәләрне сүтү һәм стеналарны ныгыту бара. Барлык коммуникацияләр - торбалар, җылылык, вентиляция алыштырылачак.
- Параллель рәвештә яңа корпуслар өчен нигез әзерләнә, - дип аңлаттылар Уфа мэриясендә. - Укучыларга заманча спорт мәйданчыгы да булачак. Объектны декабрьдә тапшырырга вәгъдә итәләр. Салкыннарга карамастан, төзелеш эшләре бара.
Фото: ufa.mk.ru