“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Киләчәк укытучысы” төбәк проекты кысаларында Агыйдел шәһәрендә педагогик осталыкны өзлексез күтәрү максатыннан укытучылар өчен яңа уку елында, федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, укытучылар эшен оештыру һәм планлаштыру мәсьәләләре буенча берничә семинар үткәрелде.
Семинарларда мәгариф өлкәсендә яңа тенденцияләр, яңа федераль дәүләт белем бирү стандартының төп таләпләре, укучыларның функциональ грамоталылыгы һәм аны формалаштыру алымнары каралды. Педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, осталык дәресләре күрсәтте. Педагогларга практик биремнәр тәкъдим ителде, алар өстендә эшләү дискуссияләргә, кызыклы нәтиҗәләргә һәм карарларга китерде.
Мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик кабинеты мөдире Гөлнара Маликова билгеләп үткәнчә, мондый семинарлар уздыру педагогларга үз методикаларын тулыландыру, белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирә. Шәһәр семинарын үткәрү — һәрвакыт зур җаваплылык, шул ук вакытта бу үз уникаль тәҗрибәңне югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге дә.
Фото:srk.nationalpriority.ru