

- “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында Федераль компетенцияләр үзәге программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча төбәкләрдәге эшләргә йомгак ясады, безнең төбәк үзәге өченче урынны алды. Без узган елда гына түгел, быел да катнашучылар саны буенча планны арттырып үтәдек. Хәзерге вакытта гомумдәүләт проектына Башкортстанда 127 предприятие җәлеп ителгән, шуларның 80ендә җитештерү процессларын оптимальләштерү төгәлләнгән. Биредә хезмәт җитештерүчәнлеге 30 процентка кадәр артты, ә чыгымнар дистәләгән миллионга кыскарды, - дип язды Андрей Назаров.
Премьер-министр шулай ук гомумдәүләт проекты чараларын уңышлы гамәлгә ашыру мисалларын китерде. Мәсәлән, Уфаның төрү-тутыру савытлары җитештерү буенча, "Контроль пакет" заводы - 42 миллион сум, ә "Мәсәгуть сөт-консерва комбинаты" - 27 миллион сумга якын акчаны янга калдырган. "Уфагормолзавод" җиһазларны файдалануның нәтиҗәлелеген һәм аның йөкләнешен 40 процентка арттыра алган. Гомумән алганда, экспертлар бәяләве буенча икътисади нәтиҗә 50 миллион сумнан да ким булмаячак.
- Мондый мисаллар да күп, бу яхшы күрсәткеч. Әмма югары позициягә карамастан, Башкортстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча потенциал бетмәгән. Шуңа күрә әлеге эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Фото: srk.nationalpriority.ru