+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Русия чемпионаты Башкортстан тауларында узачак

Русиянең 40 төбәгеннән атлетлар өчен алты трассаны трейл (җиңел атлетика) буенча Русия чемпионатын — «Малидак» халыкара спорт фестивален оештыручылар әзерләячәк.

Русия чемпионаты Башкортстан тауларында узачакРусия чемпионаты Башкортстан тауларында узачак
Русия чемпионаты Башкортстан тауларында узачак

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында узачак чараны Башкортстанның матур таулары быел 13 августта кабул итәчәк.

«Фестиваль кысаларында скандинавча йөреш буенча төбәкара ярышлар узачак, ә яшь катнашучыларны призлар белән финишта балалар йөгереше көтә. Башкортстан кунакчыллыгын яратучылар өчен спорт һәм милли башкорт эчемлегенә мәхәббәтне берләштерүче — Кымыз иле ярышлары узачак", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Былтыр «Малидак» проекты вакыйгалы туризм һәм спорт өлкәсендә - «Иң яхшы социаль проект», «Ел маршруты», «Иң яхшы спорт вакыйгасы», «Иң яхшы туристик бренд» бүләкләре һәм премияләренә лаек булды.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас