Мондый ярдәм «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты тарафыннан каралган.
Кырмыскалы районы хакимиятендә район үзәгендә Рәфыйков урамы буенча 22 фатирлы яңа йорт Башкортстанның Торак төзелешен үстерү фонды төзеде, дип белдерделәр. Бу йорттан Яңа урам, 24 адресы буенча урнашкан иске баракта яшәүчеләргә сигез фатир бүлеп бирелде. Авыл халкы төзекләндерелгән торакны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча алды. Аларның һәркайсы күченергә әзер инде, чөнки соңгы берничә елда аларга, нигездә, арендага алынган торакта яшәргә туры килгән.
Кырмыскалы районы хакимияте белгечләре аңлатканча, хәзер 2017 елдан соң авария хәлендә дип танылган 31 йортта яшәүче 200дән артык кеше яңа торакка күченүгә чират көтә. Кызганычка каршы, гамәлдәге программа әлеге датага кадәр генә чорны колачлый. Ә калганнары киләчәктә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк яңа программа кабул ителүне көтә.
Фото: Кырмыскалы районы хакимияте сайтыннан.