

"1,4 меңнән артык кеше яшәүче Әләгәз өчен табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясау, әлбәттә, бик мөһим", - ди Олы Усть-икин дәваханәсенең баш табибы Булат Сәетов.
Әләгәз табиблык амбулаториясенең мәйданы 380 квадрат метр тәшкил итә. Соңгы тапкыр бинаны 2011 елда ремонтлаганнар.
"Амбулаториядә табиб-терапевт һәм табиб-педиатр кабул итә инде. Хәзер пациентларны кабул итү монда тагын да уңайлырак шартларда узачак”, — дип билгелиләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Беренчел звенога медик-санитар ярдәм күрсәтүне үстерү “Сәламәтлек саклау " гомумдәүләт проектының мөһим юнәлеше булып тора.
Фото: bash.news