+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманнарга мониторинг үткәрү дәвам итә

2022 елда Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән гариза нигезендә Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык 25 урманчылык территориясендә 4,9 миллион гектар мәйданда урманнардан файдалануга дистанцион мониторинг үткәрә, бу Башкортстан Республикасы урман фонды мәйданының 85 процентын тәшкил итә.  

Урманнарга мониторинг үткәрү дәвам итәУрманнарга мониторинг үткәрү дәвам итә
Урманнарга мониторинг үткәрү дәвам итә

Шул ук вакытта Балакатай, Белорет, Бөрҗән, Дуван, Макар, Салават, Уфа, Учалы, Яңавыл урманчылыклары территориясендә өзлексез дистанцион мониторинг үткәрелә, ягъни быел урманнардан файдалану гамәлгә ашырыла торган урман участокларында эшләр алып барыла.

- Аэрокосмик фотовидеотөшерү материалларын контурлы һәм аналитик тикшерү нигезендә урманнардан файдалану торышын системалы күзәтү Русия Федерациясенең Җинаять кодексында каралган җинаятьләрне профилактикалауны нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, шулай ук агач кисүләрнең норматив-хокукый нигездә башкарылуын күзәтеп торырга, файдаланудан соң урман фондының торышын билгеләргә мөмкинлек бирә, — ди Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Юнир Садыйков.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Экология» гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" федераль проектының төп күрсәткече булып «2024 елга урманнарны тергезү балансын 100 процентка тәэмин итү» тора.

Фото: karaidel.rbsmi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас