+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Караиделдә - Кар өмәсе

Яуган карга каршы көрәшү өчен Карадел районы халкы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль проекты кысаларында тормышка ашырылган "Кар өмәсе"нә чыкты.

Караиделдә - Кар өмәсеКараиделдә - Кар өмәсе
Караиделдә - Кар өмәсе
Һава торышы сюрприз ясап кына тора һәм бүген иртән барыбыз да карлы әкияттә уяндык, урамнарны һәм паркларны тагын кар каплаган.

Яуган карны чистартырга коммуналь хезмәтләргә ярдәмгә район халкы да чыкты. Көрәкләр алып, хакимият хезмәткәрләре Җиңү паркы территориясен, шулай ук хакимият бинасы янындагы участокны чистарттылар.

Мондый өмәләр матур традициягә әйләнде һәм саф һавада район халкы өчен дә күңелле вакыт үткәрү булды. Шуны билгеләп үтәсе килә, кышкы өмәләр бүген муниципалитетның барлык авыл Советларында да узды.

Уртак көч белән җәмәгать территорияләре, парклар, скверлар, аллеялар чистартылды.

фото: tomsk.bezformata.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас