2 февральдә, Русиянең Хәрби дан көнендә һәм 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көнне, Ирсай урта мәктәбенең «Изгелек бүләк ит» волонтерлык отряды кураторы Саляева Людмила «Мамай курганында Сталинград сугышы» музее буенча виртуаль тур һәм «200 көн батырлык һәм ныклык» тематик сәгать үткәрде. Аннан соң " Бөек сугыш. Сталинград» күргәзмәсе ачылды.
«Бу бик кызыклы чаралар булды. Бигрәк тә виртуаль экскурсия ошады. Без солдатларыбызның батырлыгы турында күп нәрсә белдек", - дип кичерешләре белән уртаклаша балалар.
Бу акция кысаларында 3 февраль көнне Мишкә агросәнәгать училищесында «Бөек Җиңү» дигән тарихи уен – квест узды. Студентлар өч командага бүленде - "Танкистлар", "Артиллеристлар" һәм "Пехота".
Аннары командаларда катнашучылар биремнәр белән маршрут битләре алды. Уенчыларга тарихи, санчасть, ату, машина йөртү, математик, әдәби станцияләр буенча узарга кирәк иде. Студентлар квестны уңышлы үттр, барлык биремнәрне дә билгеләнгән вакытта үтәде.
Фото: Оксана Кильмакаева