Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлнара Ганиева фермер хуҗалыгын оештырырга, сөт терлекчелеген үстерергә планлаштыра. 2020 елда ул «Яшь фермер» программасы буенча грант алган. Малларның баш санын арттыру өчен печәнлек җирләрен һәм сөрүлек җирләрен киңәйтү зарур.
Шәхси эшкуар Лиана Насыйбуллина «Пират-мармелад» сәүдә ноктасын ачарга планлаштыра, район хакимиятенә проектны субсидияләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
Үз вәкаләтләре кысаларында хакимият хезмәтләре эшкуарлар проектларына ярдәм итәчәк.
Шуны да искәртик, "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проект составына дүрт федераль проект керә: «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», «Җиңел старт алу һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру», «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе», «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар тарафыннан ярдәм чараларын һәм махсус сервисларны дистанцион рәвештә алу мөмкинлеге булган санлы платформа булдыру».
Киңәшмәләр атна саен үткәрелә. Катнашу өчен гаризаны Башкортостан Республикасының investrb.ru инвестицион порталына яки (34782) 71053 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Фото: Ләйсән Хәйдәрова.