+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел"

Шушы девиз астында яши Чишмә-Үрәкәй авылы халкы. Беренчесенә бер-береңә яхшы мөнәсәбәт, татулык керсә, икенчесенә зиратны карап-тоту, даими чистарту, үлгәннәрнең рухына дога уку, каберләрен тазарту керәдер.

"Исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел""Исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел"
"Исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел"

Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылы халкы чираттагы җыенда зират коймасын яңарту мәсьәләсен күтәрде. Материаллар алу өчен 243 мең сум таләп ителә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен урындагы халык илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашырга булды.

Әлеге проектны тормышка ашыру җәһәтеннән җыелышлар үткәрелеп, анкеталар тутырылган, аңлату эшләре алып барылган һәм әлеге проект бертавыштан хупланган.

243 мең сумның 180 меңен республика бюджетыннан сорарга өмет итә авыл халкы, урындагы бюджеттан – 27 мең сум, халыктан 18 мең сум җыю күзаллана.

- “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында өченче тапкыр катнашабыз. Моңа кадәр Арбаш сельсоветына караучы Арбаш һәм Чишмә-Үрәкәй авыллары клубларын төзекләндердек, су мәсьәләсен хәл иттек. Авыллар бу программада теләп катнаша. Республикабыз һәм районыбыз хакимиятенә зур рәхмәтемне белдерәм. Алар халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур әһәмият бирә”, - ди урындагы авыл Советы җитәкчесе Фәнил Зыятдинов.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас