+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Чиста ил» халыкара форумы узачак

Табигатьне сакларга кечкенәдән өйрәник!

«Чиста ил» халыкара форумы узачак«Чиста ил» халыкара форумы узачак
«Чиста ил» халыкара форумы узачак

16-18 мартта «Сколково» технопаркында «Чиста ил» халыкара форумы узачак.

Программада - Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Экология» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру, цикллы икътисад, калдыклар белән эш итү өлкәсе законнарын камилләштерү. Көн тәртибендә ил территориясендә экотуризмны үстерү, ресурсларны саклау, яңа технологияләр булдыру, шулай ук атмосфераны пычратуны киметү планнары каралачак.

Чарага экологлар, алдынгы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм табигатьне саклау технологияләрен эшләүчеләр чакырыла.

Форум программасында шулай ук күргәзмә эше планлаштырылган, анда Русия һәм чит илләрнең «яшел» икътисад формалаштыруда катнашучы эре предприятиеләре үз инновацион эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.

Оештыручыларның контакт мәгълүматлары: 7 (905) 514-94-25; congress@cleancountry.ru.

Фото: ecology.bashkortostan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас