+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гомумдәүләт проектында катнашучылар 1 миллиард сумны янга калдырган

Республика предприятиеләре - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча гомумдәүләт проектында катнашучылар продукциянең үзкыйммәтен киметү, җиһазлар урынын киметү һәм товарларны чыгаруны үстерү исәбенә 1 миллиард сум акчаны янга калдырган. Бу хакта төбәкнең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

Гомумдәүләт проектында катнашучылар 1 миллиард сумны янга калдырганГомумдәүләт проектында катнашучылар 1 миллиард сумны янга калдырган
Гомумдәүләт проектында катнашучылар 1 миллиард сумны янга калдырган

Беренче вице-премьер сүзләренә караганда, 2021 елда республика хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның планлы күрсәткечләреннән артып киткән. Аңа пландагы 90 катнашучы урынына 127 предприятие кергән. 2,1 меңнән артык белгеч сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтелгән.

- Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге 2021 ел нәтиҗәләре буенча гомумдәүләт проектына җәлеп ителгән хезмәткәрләр саны буенча Русиядә өченче урын алды, - дип билгеләде Рөстәм Моратов. - 2022 елда анда катнашучылар санын 150 предприятиегә җиткерергә планлаштырабыз.

Сакчыл җитештерү принципларын кертү исәбенә янга калган акчаларны компанияләр технологик яңартуга һәм үсешкә кертә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас