

Кларий җәеннәрен үстерү буенча «Һәр өйгә - җәен» аквафермасы Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проекты ярдәмендә эшли башлады. Җитештерү елына 10 тоннага кадәр әзер продукция чыгаруга исәпләнгән, дип хәбәр итәләр республиканың Караидел районы хакимиятеннән.
Дәүләт программасы буенча финанс ярдәме хисабына кларий җәеннәре маймычларын үстерү өчен махсус җиһазлар - ябык су белән тәэмин итү системасы монтажланган. Җайланма бер-берсе белән бәйләнештә эшләүче берничә элементтан тора, ул автоматик режимда азык бирү процессын, суны кислород белән алмаштыру, чистарту һәм туендыру, аның температурасын һәм туклыклы элементларны тергезү процессын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Хуҗалык җитәкчесенең планында - бинаны ремонтлау, суыткыч җайланмасы урнаштыру, ыслау һәм эшкәртү цехлары эшләтеп җибәрү.
Фото: agro-matik.ru