+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь спортчылар сынатмады!

Яңавыл укучылары Пермь краенда йөзү буенча үткән округ беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Яшь спортчылар сынатмады!Яшь спортчылар сынатмады!
Яшь спортчылар сынатмады!
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт - тормыш нормасы" проекты кысаларында Яңавыл районында физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла һәм яхшыра, киңкүләм спорт үсеш ала. Физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру нәтиҗәсендә спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар саны елдан-ел арта.

Пермь краеның Барда авылында 2010-11 елгы спортчылар арасында йөзү буенча округ беренчелеге узды. Ярышларда Пермь краеннан һәм Башкортстан Республикасыннан 160 спортчы катнашты.

Яңавыл районыннан бәйгегә 8 йөзүче барган иде. Көчергәнешле көрәштә йөзү секциясендә тәрбияләнүче Азамат Исламов 50 метрлы дистанциядә 2нче урын (баттерфляй стиле) һәм комплекслы йөзүдә 100 метрлы дистанциядә 1нче урын яулады.

Азаматны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас