

Зур булмаган нефтьчеләр бистәсеннән шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелгән Октябрьскийда ил күләмендәге максатлы программалар һәм өстенлекле проектлар тормышка ашырылу дәвам итә. Ел йомгакларыннан күренүенчә, үткән елда төбәктә 7 гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылган. Алар – “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Мәдәният”, “Демография”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Кече, урта һәм шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” һәм “Санлы икътисад” проектлары. Өч проект өчен акча бүленгән, финанслауның гомум күләме 150 миллион сумга якын тәшкил иткән.
“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты буенча аеруча күләмле эшләр башкарылуы күзгә ташлана, атап әйткәндә, өч җәмәгать биләмәсе төзекләндерелгән. Шуны да билгеләп үтик – Октябрьскийда ил әһәмиятендәге проектларны тормышка ашыру киң җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылып, гомум эшкә төбәк халкы да җәлеп ителә. Мәсәлән, 8нче мәктәп төбәгендә эшләр башлангач, бу объектка биредә яшәүчеләр “Әкият” исеме биргән. Скверны төзекләндерү элегрәк башланган иде, үткән елда исә эш төгәлләнгән. Моңа өстәп ике яңа сквер – Шашин һәм Закиров урамнары арасындагы биләмә төзекләндерелгән. Аның берсенә халык үтенечен исәпкә алып, “Йолдызлы” атамасы бирелә. 29нчы бистәдә яңа скверга нигез салына, ул “Кояшлы” эко-паркы исемен ала. Биредә төзекләндерү эшләре агымдагы елда да дәвам итәчәк. Соңгы ике парк Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты тарафыннан тормышка ашырылучы махсус концепциягә ия. Ягъни, алар республиканың башка төбәкләре өчен дә үрнәк булып тора.
Иң күләмлеләрдән саналган “Мәгариф” проекты кысаларындагы максатлы чаралар исә “Өстәмә белем белән тәэмин ителгән 5 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар”, “Киләчәккә билет”, “Башлангыч һөнәри юнәлеш” программаларын күздә тота. Аларны тормышка ашыру максатында 1,9 миллион сумлык корылмалар сатып алынган, боларга музыкаль үзәкләр, идарә пульты, тренажерлар керә.
“Демография” проекты буенча бүленгән акчага спорт юнәлешендәге оешмалар һәм мәктәпләр өчен җиһазлар һәм экипировка сатып алынган. Гомумән, сәламәт тормыш рәвеше, шулай ук спорт белән шөгыльләнүнең демографиягә уңай йогынтысы яхшы билгеле. Октябрьскийда физик культура һәм спорт киң үсеш алган, гомумдәүләт проекты кысаларында спорт белән шөгыльләнүчеләрне төрле дәртләндерү чаралары күрелә. Бокс, спорт көрәше, биатлон, йөзү, бадминтон, велоспорт буенча инвентарь һәм җиһазлар алынуы да шул хакта сөйли.
“Сәламәтлек саклау” программасы шәһәрдә электән өстенлекле юнәлеш саналды. Соңгы чорда Октябрьскийда бу максатта гомумдәүләт проекты да яхшы нәтиҗәләр бирә. Шәһәр дәваханәсенең 35нче бистәдәге 2нче бүлегендә файдалануга тапшырылган югары класслы магнит-резонанслы томограф медицина хезмәтләре күрсәтүдә зур ярдәм булып тора. “Сәламәтлек” проекты кысаларында кайтарылган заманча җиһазны “Онкология авыруларына каршы көрәш” программасы буенча уңышлы файдалану күздә тотыла. Ни өчен дигәндә, 105 миллион сумлык томограф төрдәшләре арасында киң диапазонлы өстенлекләргә ия булуы белән дә аерылып тора. Атап әйткәндә, яңа аппарат авыруны башлангыч чорда ук диагностикалау мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, ул онкология, урология, гинекология, нейрохирургия һәм башка юнәлешләрдәге чирләрне ачыклауда ышанычлы ярдәмче булып тора.
Белгечләр аның янә дә шундый өстенлеген күрсәтә: моңа кадәр кулланылучы компьютер томографиясеннән аермалы буларак, магнит-резонанслы томографта тикшерүләр төгәл һәм җентекле башкарыла, иң мөһиме – катлаулы чирләр ачыклана. Яңа аппаратның организмга рентгенологик зыяны да аз. Медицина полисына ия пациентларга табиб юлламасы буенча хезмәт түләүсез күрсәтелә.
Русия күләмендә соңгы ун елда үткәрелгән конкурсларда актив катнашып, Октябрьский берничә тапкыр “Илнең иң төзек шәһәре” исеменә лаек булды. Югары исемне ул хәзер дә аклап килә. Бу юнәлештә “Башкортстан ихаталары” программасы нәтиҗәле файдаланылды. Әйткәндәй, шәһәр үткән елда да әлеге программада катнашып, йорт биләмәләрен төзекләндерүдә матур гына уңышларга иреште. Атап әйткәндә, Комсомол урамындагы күпфатирлы өч йортның ихаталары заманча таләпләргә ярашлы төзекләндерелде. Шәһәр җитәкчелеге бу гына аз дип исәпли, шуңа да алдагы планнар тагын да зуррак. Быел, мәсәлән, программа буенча республика бюджетыннан финансланачак берничә объект планлаштырылган. Шәһәрнең өч урамындагы 6 ихатаны “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында төзекләндерү күздә тотыла.
Коронавирус пандемиясе тудырган кыенлыкларга карамастан, Октябрьский социаль-икътисади үсештә элек яуланган үрләрне саклап кала алды. Атап әйткәндә, шәһәр күләмендә хезмәт хаклары арту күзәтелә, файдалануга тапшырылган торак күләме, шәһәр бюджетына керемнәр дә үсеш кичерә, ә эшсезлек дәрәҗәсе кимегән. “Минем бизнес” үзәге ишекләрен ачты, бу малтабарлар эшчәнлегенең активлашуына зур йогынты ясый. Спорт объектлары төзелешендә шулай ук алга китеш бар. Яңа футбол манежы булдырылды, Боз сарае төзелеше дәвам итә, музыка колледжын яңарту тулы куәтенә бара.
Гомумән, шәһәрдә спорт объектларының халык күпләп яшәгән төбәкләрдә урнаштырылуына өстенлекле юнәлеш буларак карыйлар. Шуны күздә тотып, 1нче мәктәп һәм 2нче гимназиянең икенче корпусы янында киң тәгаенләнештәге спорт мәйданчыклары төзелде. Яңа уку елына 1нче мәктәпнең яңартылуын да билгеләү урынлы. 2нче гимназиядә шулай ук зур үзгәрешләр күзәтелә, атап әйткәндә, биредә реконструкциядән соң башлангыч мәктәпнең икенче корпусы ачылды.
Шәһәрдә торак төзелеше темплары югары кала. Мәсәлән, 90 мең квадрат метр тәшкил иткән торак йортлар файдалануга тапшырылды – элекке чор белән чагыштырганда, бу өч тапкыр диярлек күбрәк. Монда үсешнең зур өлеше шәхси торак төзелешенә туры килә.
Республика дәрәҗәсендә гамәлдә булган программалар шәһәрнең юл хуҗалыгы үсешенә дә хәлиткеч йогынты ясавын билгеләү мөһим. Гомум юлларның озынлыгы 316 чакрым тәшкил итә, шуларның 100 чакрымга якыны – ком-таш юллар. Урам юлларын төзекләндерү уңышлы тормышка ашырыла, шушы максатта шәһәр бюджеты керемнәре нәтиҗәле кулланыла.
Төзекләндерү барышы буенча Октябрьский “Башкортстанның энҗе бөртеге”, “Башкортстанның яшел башкаласы” һәм “Русиянең алтын шәһәре” мактаулы исемнәрен яулаган иде. Бу юнәлештәге эшчәнлек буенча шәһәр тупланган казанышларны үстерү юлында, дип әйтергә ныклы нигез бар.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.