

Узган пәнҗешәмбедә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла торган "Эшкуарлык сәгате"ндә район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйровага Иглин авылында гомум туклануга бина бирү мәсьәләсе буенча шәхси эшкуар Татьяна Әминова мөрәҗәгать итте. Алар кече эшкуарлык субъектларын субсидияләү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Районда буш муниципаль биналар булмаганлыктан, Татьяна Геннадьевнага Иглиндә арендага бирелә торган биналарны карарга тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, район хакимиятендә атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә уза торган "Эшкуарлык сәгать"ләрендә инвестицияләр, инвесторларга проектларны гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтү мәсьәләләре карала.
Фото: Иглин районы хакимияте