+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Акмулла олимпиадасы күп ишекләрне ача

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча Акмулла олимпиадасының йомгаклау туры уза.

Акмулла олимпиадасы күп ишекләрне ачаАкмулла олимпиадасы күп ишекләрне ача
Акмулла олимпиадасы күп ишекләрне ача


Республикада Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Бүген БДПУда Акмулла олимпиадасы үтү моның бер дәлиле булып тора.
Быел йомгаклау этабы distolimp.bspu.ru платформасында оештырыла. Бу республикада короновирус аркасында килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле.
Әйтергә кирәк, әлеге олимпиада елдан-ел киң таралу ала. Быелгысында татар теле һәм әдәбияты буенча беренче сайлап алу турында 8 һәм 9нчы сыйныф укучыларыннан 260 кеше катнашып, шуларның 90ны икенче турга узган. 10,11нче сыйныфлар һәм урта һөнәри белем бирү студентларыннан беренче турга 468 заявка кабул ителеп, аларның 159се йомгаклау турына үткән.
11нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентларына олимпиадада җиңү һәм призер булу М. Акмулла исемендәге БДПУга укырга кергәндә өстәмә баллар да китерәчәк. Акмулла олимпиадасы татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме, тарих, урыс теле, биология, башкорт теле һәм әдәбияты, инглиз теле, информатика һәм ИКТ фәнәреннән үткәрелә.

Фото: ufampk.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас