+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Учалыда яңа мәктәп төзелә

Башкортсанда «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча яңа мәктәп төзелә.

Учалыда яңа мәктәп төзеләУчалыда яңа мәктәп төзелә
Учалыда яңа мәктәп төзелә
Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырган «Мәгариф» гомумдәүләт проектын һәм Учалы шәһәрендә максатлы инвестицион программаны тормышка ашыру кысаларында 1225 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен төзү дәвам итә.

Бу максатларга республика федераль бюджеттан 400 миллион сумнан артык акча алды. Дәүләт заказчысы булып Башкортстанның апиталь төзелеш идарәсе тора. Генераль подрядчы - "1нче төзелеш идарәсе".

Бинаның гомум мәйданы - 18 мең квадрат метрдан артык. Проектта укучыларның уку-укыту процессын һәм ялын оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә каралган. Сыйныф бүлмәләреннән һәм кабинетлардан тыш, мәктәптә ике зур спорт һәм актлар залы, азык-төлек блогы булачак. Якындагы территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, шулай ук мини-футбол кыры бар.

Бүгенгә мәктәпнең әзерлеге 60-70 процентка якын. Объектны сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас