+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юлларыбыз тагын да яхшырачак!

Башкортстанга "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен быел 4,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Юлларыбыз тагын да яхшырачак!Юлларыбыз тагын да яхшырачак!
Юлларыбыз тагын да яхшырачак!
Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты 2022 елда 4,1 миллиард сумнан артык күләмдә финансланачак. Эшләр 167 объектта үткәреләчәк дип планлаштырыла. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Узган елда төбәктә гомумдәүләт проектына 6,1 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуларның 1,7 миллиард сумы - федераль бюджет акчасы.

"Бу гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга быел Башкортстан Республикасына бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме - 4,127 миллиард сум. Шул исәптән 1,419 миллиард сум - федераль бюджеттан", - диелә хәбәрдә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас