+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстан туристларны җәлеп итә

2021 елда Башкортстанда 3,48 миллион кунак булган, бу узган елдагыга караганда 17 процентка күбрәк. Бу хакта Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин хәбәр итте.

Башкортстан туристларны җәлеп итәБашкортстан туристларны җәлеп итә
Башкортстан туристларны җәлеп итә

— Башкортстан Чиләбе, Ырынбур өлкәләре, Татарстан, Мәскәү һәм Ханты-Манси автономияле округы халкы арасында аеруча популяр, - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Ринат Фаткуллин ассызыклаганча, төбәкнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге яңа туристик пакетлар эшли, маршрутлар булдыра, сувенирлар әзерли.
«СберАналитик» санлы сервисы мәгълүматлары буенча, Башкортстанга килгән сәяхәтченең уртача яше 39 яшь тәшкил иткән.
Хәзерге вакытта Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектына кушылырга әзерләнә. Анда катнашу республиканың туристик индустриясен тагын да үстерәчәк.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас