

Наумовка авылы модельле китапханәсендә «Акыллы Глобус» интерактив системасы барлыкка килде. Җиһазны "Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә сатып алганнар.
Интерактив глобус, китапханәдән чыкмыйча, дөньяның теләсә кайсы почмагына сәяхәт кылырга мөмкинлек бирә.
Глобусның төп үзенчәлеге - яшь тикшеренүчеләрне җиһанга күчерүче кино төшерү.
«Тиздән Наумовка китапханәсендә “Минем территориям" туган якны өйрәнү клубы эшли башлаячак. Интерактив глобус куллану балаларның, авыл халкының география, тарих, җәмгыять белеме өлкәсендәге кызыксынуларын интерактив уеннар үткәрү юлы белән арттырачак», — дип билгели география укытучысы Ләйлә Габдрәшитова.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы "Мәдәният” гомумдәүләт проекты үзәгендә мәдәни байлыкларны һәркем файдалана алырлык итү максаты ята.