+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кырмыскалы дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтты

Көненә 100 тикшеренүгә кадәр үткәрү мөмкинлеге биргән яңа аппарат пациентларда авыруларны диагностикалауда һәм дәвалауда сизелерлек ярдәм күрсәтәчәк.

Кырмыскалы дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайттыКырмыскалы дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтты
Кырмыскалы дәваханәсенә заманча УЗИ аппараты кайтты

Медицина җиһазы йөрәк авыруларын, муен һәм башның периферик кан тамырларын, корсак куышлыгын, корсак аортасы аневризмасын диагностикалау өчен билгеләнгән.
Аппарат тикшеренүләрнең сыйфатын сизелерлек яхшырта. Ул сурәтләрне күпбаскычлы оптимальләштерүне, тукымаларны һәм кан тамырлары стеналарын дифференциацияләүне арттыра.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш — «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Аның кысаларында 140тан да ким булмаган кан тамырлары үзәген һәм 469 башлангыч кан тамырлары бүлеген заманча җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас