Районның коммуналь хезмәткәрләренә ярдәмгә өч меңгә якын кеше чыкты, 96 берәмлек техника җәлеп ителде.
Грейдерлар юлларны ачса, экскаваторлар һәм «КамАЗ"лар карны шәһәр читенә чыгарганнар. Шул ук вакытта идарәче компанияләр йортларның түбәләрен чистартты, бозларны төшерде, җәяүлеләр юлларын тазартты. Күппрофильле училищеның 170 студенты да ярдәмгә килде: алар ишегалларын, шәһәрнең яңа иҗтимагый киңлекләрен, спорт һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерде. Өмәгә район учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләре дә кушылды.
«Мин, үз вазыйфаларына карамастан, кулына көрәк алып, игелекле эш башкарган һәркемгә рәхмәтле. Барыгызга да зур рәхмәт, дуслар! Алда яллар, һәм алар тыныч һәм гадәттән тыш хәлләрсез узсын!», - диде район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
фото: tcord.ru