+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Мостафа - иң аек авыл!

Бакалы районында "Аек авыл" республика конкурсында катнашу буенча оештыру комитеты утырышында муниципаль этапка йомгак ясалды.

Мостафа - иң аек авыл!Мостафа - иң аек авыл!
Мостафа - иң аек авыл!
Ярышта 20 торак пункт катнашты, финалга 3 авыл чыкты: Ахман, Камышлы һәм Мостафа.

Конкурс «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә һәм аек яшәү рәвешен пропагандалауга, халыкның шул исәптән эчкечелекне кисәтү юлы белән физик һәм рухи-әхлакый сәламәтлеген тергезүгә юнәлтелгән. Әлеге бәйгедә халык актив катнашты, һәр торак пунктта сәламәт яшәү рәвеше, начар гадәтләрдән баш тарту темасына чаралар узды, район оештыру комитеты утырышлары даими үткәрелде, анда торак пунктларга методик ярдәм күрсәтү һәм координацияләү мәсьәләләре каралды.

Оештыру комитеты рәисе, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Олег Ефимов билгеләп үткәнчә, барлык конкурсантлар да җиңүгә лаек, алар берничә ай дәвамында актив пропаганда эшләре алып барган, зарарлы гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү буенча дистәләгән әңгәмә һәм лекция үткәргән, чаралар һәм бәйрәмнәр оештырган, оригинальлек күрсәткән.

Финалга чыккан авыллар арасында сайлап алу нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Мостафа танылды. Нәкъ менә шушы территориядә аеклыкны, иминлекне гәүдәләндерүче иң креатив чаралар үткәрелде, нәкъ менә анда аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылучы кешеләр яши.

Мостафа - бай тарихы, легендар шәхесләре, кунакчыл һәм эшчән кешеләре белән танылган авыл. Мостафалылар авылдашларының спиртлы эчемлекләр кулланмавы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, рухи кыйммәтләрнең кадерен белүе белән җитди кызыксына. Биредә тату, хезмәт сөючән кешеләр яши, алар өчен сәламәтлек саклау, балаларга аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен сеңдерү мөһим.

Икенче урынны - Камышлы, өченче урынны Ахман авыллары алды.

Фото: Миләүшә Риянова.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас