

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республика медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итә.
"My Lab X7" ультратавыш диагностика аппараты Дүртөйле үзәк дәваханәсенең ультратавыш диагностикасы бүлегенә кайтты.
УЗИ-аппарат - заманча җиһаз, ул төгәл УЗИ-сурәт алырга мөмкинлек бирә, күпсанлы махсус функцияләргә ия.
- “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә яңа аппаратны сатып алу пациентларны тикшерү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде, ә әлеге модельнең яңа характеристикалары иртә стадиядә авыруларны ачыклауга уңай йогынты ясый, - дип сөйләде ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире Азат Корбанов.
Фото: gtrk.tv