Агымдагы елның 9нчы февралендә туган телләрне өйрәнү һәм укыту төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр арасында үткәрелә торган “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсы ачылды. Әлеге чара Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр” төбәк проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Һөнәри конкурс 2012 елдан башлап оештырыла. Бәйге кысаларында быел беренче тапкыр әлеге конкурс та үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 97 педагог гариза биргән. Алар – конкурсның муниципаль этапларында җиңүчеләр һәм лауреатлар, дип хәбәр итәләр төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Һөнәри бәйгенең “Конкурста катнашучының интернет-ресурсы” дип аталган һәм читтән торып үткәрелгән беренче турында жюри әгъзалары конкурсантларның “Интернет” челтәрендәге шәхси сайтларын, катнашучыларның белем бирү оешмасының рәсми сайтындагы битләрен бәяләде.
10-18 февральдә туган телләрне өйрәнү һәм укыту төркемнәрендә эшләүче 36 педагог онлайн-форматта “Балалар белән педагогик чара” үткәрә.
22 февральдә ике конкурс сынавы нәтиҗәләре буенча “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсында иң яхшы 15 тәрбияченең исеме билгеле булачак. Алар өч сынауны үз эченә алган конкурсның өченче турында катнашачак: “Осталык дәресе”, “Педагогик тәҗрибәне тәкъдир итү һәм ата-аналар белән һөнәри бәйләнешне оештыру”, “Мәгариф сәясәтчеләренең түгәрәк өстәле".
Өченче турдан соң конкурста җиңүче һәм 14 лауреат сайланачак. Конкурста җиңүче республика данын “Русиянең ел тәрбиячесе” Бөтенрусия һөнәри конкурсында яклаячак.
Фото: education.bashkortostan.ru