

Чакмагыш районы Мәдәният сараенда киез басу буенча «Тамга» дип аталган осталык дәресе узды. Чарада катнашучылар коры киез басу техникасы белән танышты, аның ярдәмендә төрле фигуралар, бизәнү әйберләре, интерьер әйберләре һәм аксессуарлар булдыру мөмкинлеген үзләштерде.
- Бу - авторның иҗади фантазиясен мөмкин кадәр күбрәк ачарга мөмкинлек бирүче скульптура һәм кул эшләре миксы, - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.
Теоретик белемнәрдән соң, осталык дәресендә катнашучылар үз куллары белән открыткалар ясарга тырышты. Шуны да билгеләргә кирәк, барлык катнашучылар да эшкә бик игътибарлы булды.
- Киез басу белән шөгыльләнү - буш вакытны файдага үткәрү ысулы гына түгел, бу гаҗәеп күптөрлелек һәм уңай эмоцияләр дөньясы да. Нәкъ менә шуңа күрә бу мавыктыргыч шөгыль өлкәннәр һәм балалар арасында да кызыксынучыларны күбрәк таба, - дип билгеләп үтте балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айгөл Кудрявцева.
Фото: Чакмагыш районы хакимиятеннән.