

Сибайда яшәүче Альбина Әхмәтова 2020 елның сентябрендә үк уенчыклар ясау буенча үз эшен ачып җибәргән иде. Моның өчен Альбина агач һәм тимерне кисү, гравировка ясау өчен лазер станогы сатып алган.
Соңрак эшкуар, гомумдәүләт проектында катнашып, аның ярдәмендә 300 мең сум субсидия ала. Бу акчага ул төрү җиһазлары, шулай ук төсле принтер сатып алган.
- Яңа җиһазлар җитештерелгән продукцияне төрелгән рәвештә базарга сатуга алып чыгарга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үттеләр Сибай хакимиятендә.