+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Владимир Путин русиялеләрнең керемнәрен 2,5 процентка арттыруны таләп итте

Быел русиялеләрнең чынбарлыктагы керемнәре ким дигәндә 2,5 процентка артырга тиеш, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

Владимир Путин русиялеләрнең керемнәрен 2,5 процентка арттыруны таләп иттеВладимир Путин русиялеләрнең керемнәрен 2,5 процентка арттыруны таләп итте
Владимир Путин русиялеләрнең керемнәрен 2,5 процентка арттыруны таләп итте

«Агымдагы елда гражданнарның чынбарлык керемнәре кимендә 2,5 процентка артырга тиеш. Хөкүмәт алдына мондый ориентирлар куелган инде һәм бу бурычны, һичшиксез, хәл итәргә кирәк», — диде ул.

Президент әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итүдә социаль ярдәм чараларына гына түгел, барыннан да элек икътисади үсешкә дә таянырга кирәк.

"Росстат" мәгълүматларына караганда, узган елда русиялеләрнең чынбарлыктагы керемнәре 3,1 процентка арткан. Бу арту 2013 елдан арткан максимум булды.

Әмма 2014 елга кадәр күрсәткечләр иске методология буенча исәпләнгән һәм яңа исәп-хисаплар белән чагыштырырлык түгел. 2019 елда "Росстат" 1990 еллардан бирле халыкның акчалата керемнәрен исәпләү методикасын беренче тапкыр төзәтте.

Фото mbk-news.appspot.com

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас