+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе узачак

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 21 февральдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе узачак.

«Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе узачак«Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе узачак
«Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе узачак


Экспозициянең нигезендә - башкорт халкының һәм Русия халыкларының декоратив-гамәли сәнгать предметлары, Башкортстан Республикасы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, Пермь туган якны өйрәнү музее, шәхси коллекцияләр фондларыннан тарихи һәм танып-белү кыйммәте булган китап һәм документаль басмалар. Күргәзмә экспонатлары Русия халыкларының рухи мирасын, шул исәптән башкорт фольклорының иң зур һәм борынгы эпик әсәрен - «Урал-батыр» эпосын бөтен тулылыгында һәм күптөрлелегендә чагылдыра.
Әлеге проектны оештыручылар фикеренчә, «Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе музей-педагогик характердагы төрле чаралар, балалар иҗаты үзәкләре студентлары, укытучылары, чәчән мәктәбе укытучылары, фольклор ансамбльләр җитәкчеләре өчен семинарлар, шулай ук Евразия халыкларының эпик мирасын популярлаштыру темасына халык декоратив-гамәли сәнгатен белүчеләр катнашлыгында мастер-класслар уздыру урыны булачак. Моннан тыш, «Евразия халыкларының эпик мирасы» күргәзмәсе Русия музейлары коллекцияләрендә тупланган һәм тәкъдим ителгән халык мәдәниятен өйрәнү һәм интерпретацияләү өлкәсендәге киләчәк проектлар өчен нигез булырга тиеш.

Күргәзмә 21 мартка кадәр эшләячәк.

Фото: https://culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас