

"Мәдәни мохит" федераль проектына - 1,5 миллиард сум, "Иҗади кешеләр"гә - 134,3, "Санлы мәдәният"кә 7,3 миллион сум бүленгән.
18 мәдәният объектын яңарту планлаштырылган, алар арасында авыл мәдәният йортлары, ике балалар мәктәбе, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Шаһит Ходайбирдинның йорт-музеена капиталь ремонт, 17 сәнгать мәктәбен уен кораллары һәм җиһазлары белән тәэмин итү.
Шулай ук, 14 иҗади берлеккә 20 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтеләчәк, 52 авыл мәдәният йорты – 100әр, иң яхшы 36 хезмәткәр 50 мең сум алачак.
"Иҗади кешеләр" проекты буенча мәдәният өлкәсендә эшләүче 1,1 меңнән артык хезмәткәр федераль үзәкләрдә квалификациясен күтәрәчәк.
Үткән елда Башкортстанда гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 894 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Исегезгә төшерәбез, гомумдәүләт проектларын Русия Президенты Владимир Путин 2019 елгы май указларына ярашлы гамәлгә кертте. Ике ел эчендә әлеге проект нигезендә санап бетергесез эшләр башкарылды.
Фото: bash.news