+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иске автошиналарга “икенче гомер” биреләчәк

Башкортстанда иске автошиналарны эшкәртү линиясен эшләтеп җибәрәчәкләр. Краснокама районында яңа җитештерү булдыру планлаштырыла.  

Иске автошиналарга “икенче гомер” биреләчәкИске автошиналарга “икенче гомер” биреләчәк
Иске автошиналарга “икенче гомер” биреләчәк

Проект район хакимиятендәге "Эшкуарлык сәгате"ндә тәкъдим ителде. Инвестор шиналарны эшкәртү буенча линия ачуга 50 миллион сум салырга һәм 10 эш урыны булдырырга планлаштыра. Икенчел чималдан төрле резинотехник эшләнмәләр ясалачак. Җитештерү өчен бина бар, җиһазлар сатып алуга финанс ярдәме кирәк.

Район хакимияте, тиешле йөкләмәләр биреп, проектны тормышка ашыруга ярдәм итү турында карар кабул итте. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә.

Ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылучы проект үз эшеңне булдыруда һәм бизнесны үстерүдә һәрьяклап ярдәм итүне күздә тота. 2030 елга илдә эшкуарлар саны 25 миллион кешегә кадәр артырга тиеш.

Фото: ogni-agideli.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас